Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр

Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә. Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур., 18...

Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә.

Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур., 18 нче йорт) узачак.

Сорау-җавап формасында адвокатлар, нотариуслар, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре консультацион ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр