Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай бакчасы: татлы борычтан кышка салат

Җәй. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә. Күп хуҗабикәләр кышкы табынга җәй сый-нигъмәте хәстәрләү мәшәкате белән мәшгуль бүген. Без дә күңелле мәшәкатьләргә өстәп бер шәп рецепт әзерләдек. Татлы борычтан бик тәмле салат әзерлибез. Кышын берничә кашык салатны борщка кушып җибәрсәң дә бер дигән була. Ингердиентлар: 1,5 кг татлы борыч 1,5 кг кишер...

Җәй. Бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә. Күп хуҗабикәләр кышкы табынга җәй сый-нигъмәте хәстәрләү мәшәкате белән мәшгуль бүген. Без дә күңелле мәшәкатьләргә өстәп бер шәп рецепт әзерләдек. Татлы борычтан бик тәмле салат әзерлибез. Кышын берничә кашык салатны борщка кушып җибәрсәң дә бер дигән була.
Ингердиентлар:
1,5 кг татлы борыч
1,5 кг кишер
1,5 кг суган
1,5 л томат согы
1 стакан үсемлек мае
50 мл 9 процентлы уксус
3 аш кашыгы тоз
1 стакан шикәр
лавр яфрагы
төелмәгән кара борыч.
Әзерләү алымы:
Кишерне кыргыч аша чыгарабыз, суганны һәм борычны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, барысын да бутыйбыз һәм томат соусын салабыз. Әзер массаны кайнатып чыгарабыз.
Кайнап чыккан салатка уксус салабыз. Кара борыч, лавр яфрагы, тоз, май салабыз һәм яңадан 10 минут пешерәбез.
Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып каплап куябыз.
4,5 литр чамасы бик тәмле салат чыга.
Салатыгыз тәмле булсын!

Чыганагы http://baltach.ru/node/1957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай бакчасы: татлы борычтан кышка салат