Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авыллары су белән тәэмин ителәчәк

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң, ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" программасының төп максаты булып халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчәр...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң, ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды.

Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" программасының төп максаты булып халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчәр су белән тәэмин итү тора.

Азнакай районы торак пунктларын эчәр су белән тәэмин итү хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов сөйләде. Узган ел программа нигезендә республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында су челтәрен алмаштыру буенча күләмле эш башкарылган.


Җирлегебездәге су челтәрләрен реконструкцияләүгә "Татнефть" җәмгыяте агымдагы елда 9 млн сум акча бүлеп биргән.


Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрне чабу, юлларны төзекләндерү, торак коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне түләттерү, җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авыллары су белән тәэмин ителәчәк