Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үрнәк гаиләсен башкалада хөрмәтләделәр

Бүген Азнакайның бар яклап уңган-булган, тату бер гаиләсе – Дамир Курбонов һәм Фирүзә Шәрипова иң күркәм гаиләләрен тантанасында катнашалар.

Бүген Азнакайның бар яклап уңган-булган, тату бер гаиләсе – Дамир Курбонов һәм Фирүзә Шәрипова Татарстан Рәисе һәм аның җәмәгате исеменнән оештырылган республиканың иң күркәм гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашалар. Бу хакта безгә районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова алар өчен куану, горурлану хисләре белән хәбәр итте.

– Тормыш юлыннан бергә атлап китүчеләр күп, әмма аның көзенә тигез канатта барысы да барып җитә алмыйлар шул, кызганычка каршы, – диде ул. – Әмма бу гаиләгә өмет зурдан. Алар үзләренең көмеш, алтын, аннан соңгы туйларына да һичшиксез җитәр, дип ышанабыз, чөнки гаилә кыйммәтләрен, ата-бабайлардан килгән изге бурычларны саклап, үтәп киләләр. Гаиләдә ир кеше баш. Ә хатын-кыз­ – йорт учагын саклаучы. Әлеге сылу гәүдәле, сөйкемле ханымга карыйсың да, аның күп балалы әни булуына ышанасы да килми. Ә хуҗа кеше чыннан да ныклы калкан, гаиләсен бар яклап яклаучы, төпле, ышанычлы.

Биш бала тәрбияләнгән гаиләдә һәрчак имин, рәхәт мохит. Әти-әни балаларга үзләренең тырыш хезмәте, ипле холкы, башкаларга кадер-хөрмәте белән үрнәк булып торалар. Бирдә һәркем бер-берен ишетә, тыңлый, аңлый белә.

– Безнең өчен гаилә – бербөтенлек, бергәләп үсеш алу, әхлаклылык мәктәбе, нәселдән килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәү, – диләр Дамир белән Фирүзә.  – Балалар – яшәү мәгънәбез, һәр көнебез аларга багышлана. Киләчәкләрен уйлап планнар корабыз.

Алар гаилә бәхетен бер-берең белән ихлас булуда, аңлашып, кайгыртып яшәүдә күрә.

Фирүзә Риф кызы почтальон булып эшли. Тыныч холыклы, ярдәмчел, тынгысыз хезмәткәрнең коллективта абруе бар. Дамир Фәрит улы 16 яшеннән авыл хуҗалыгында эшли. Үсемлек мае ясауның заманча технологиясен, үзенчәлекләрен өйрәнеп, 2024 елдан үз эшен ачкан – май җитештерә. Аның мавыгуын балалары да үз иткән, әти-әнигә ярдәмнәре зур.

Олы кызлары Ангелина медицина көллиятендә укый. Алия, Сәвия, Самат шәһәребез гимназиясендә белем алалар. Барысы да укуда өлгер, иҗтимагый эшләрдә активлар. Кечкенәләре Сәид балалар бакчасында тәрбияләнә.

Матур яшәүнең сере нидә? Курбонов-Шәрипова гаиләсе аны бик гади аңлата: бер-береңне яратуда, хөрмәт итүдә! Нигезендә кешечә мөнәсәбәт, бер-береңә ышаныч булса, гаилә һәрчак бердәм һәм бәхетле булыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев