Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның социаль фонд клиент хезмәте еллык эшкә хисап тотты

Районыбызның хезмәт коллективларында узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган җыелышлар дәвам итә.

Аларның берсе бүген социаль фондның Азнакай клиентлар белән эшләү бүлегендә узды.

Коллектив җыелышында район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнашты.

Чара матур мизгелләрдән башланып, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Анда оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, халыкка пенсияләр һәм социаль түләүләрдәге яңалыклар, үзгәрешләр хакында вакытында һәм даими җиткереп торган районның  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүлек җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина еллык эшкә йомгак ясады.

–Сез бер йодрыкка тупланган, бердәм коллектив. Биредә әнә шундый үз эшен яхшы белгән, олы яшьтәгеләр белән дә, яшь-җилкенчәк белән дә уртак тел таба алган ихлас күңеллеләр генә эшли аладыр да, – диде үзенең чыгышында Роза Алмас кызы. –Киләчәктә дә шулай республика күләмендә макталып, төп эшегездән тыш, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашып, сәламәтлектә, көр күңелле булып яшәвегезне, тагын да биегрәк үрләр яулавыгызны телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев