Азнакайлыларга сентябрь аена халык сынамышлары
Сентябрь аена халык сынамышлары.
- Чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
- Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
- Урманда миләш әз икән, октябрь коры, күп булса - елак килер.
- Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
- Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
- Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
- Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.
- Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.
- Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
- Болытлар сирәк булса, аяз һәм салкын булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев