26 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлекчәсендә халыкны
8.00-9.00 сәгатьләрдә – Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина;
9.00-10.00 сәгатьләрдә – ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Азнакай районында иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Гафиева;
10.00-11.00 сәгатьләрдә – Азнакай нотариаль округы нотариусы Резида Каһирова;
13.00-14.00 сәгатьләрдә – БТИ җитәкчесе Айгөл Сәйдәшева;
14.00-15.00 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең Азнакай филиалы адвокаты кабул итәчәк.
Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 29 нчы йорт, “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексы). Белешмәләр өчен телефон: 9-80-35.
Нет комментариев