Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар төзек ишек алларында бәйрәм итәләр

Шәһәребездә урам бәйрәмнәре гөрли. Шәйхетдинов урамының 9 нчы, 11 нче, 15 нче йортлар ишегалларында узган бәйрәм дә җыр-моңга, балалар өчен уеннарга бай булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге очрашуда катнашып, җирлегебездә барган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, «28 нче квартал” идарәче компаниясе директоры Алина Солтанова белән һәркемне бәйрәм белән котлап, территорияне яшелләндерүдә, чистартуда актив катнашкан кешеләргә, олуг юбилярлар, яңа туган сабыйларга бүләкләр тапшырдылар.

Быел биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча уен мәйданчыклары яңартылган, тротуарлар ремонтланган, футбол мәйданчыгы ясалган, урам утлары көйләнгән, асфальт түшәлгән.

 Бу көнне Мәдәни үзәк коллективы азнакайлылар өчен бай концерт программасы да әзерләнгән иде. Күрше-күлән кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, соңыннан сый-нигъмәт тулы өстәлләр артына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев