Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сугышчыларга мичләр әзерлиләр

Азнакайда яшәүчеләр беренче көннән үк Украинада барган махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә алындылар.

Авылларда, шәһәребездә оекбаш-бияләйләр бәйлиләр, эчке киемнәр тегәләр, гуманитар ярдәм җыялар.

Бу көннәрдә районыбыз ир-егетләре фронтка мичләр әзерләргә керештеләр.

– “Барысы да фронт өчен!” телеграм каналында бер егет фронтка мич, буржуйка ясавы турында язган иде. Шуны күрдем дә, мондый ярдәмне үзебездә дә оештырырга булдым. Минем тәкъдимне дуслар да, авылдашлар да күтәреп алдылар.  Ялларда Тымытык авылында Равил Мөхәммәдиев,  Рифкать Галиев, күршем Равис Гыйрфанов белән әлеге эшне башлап җибәрдек.  Азнакай политехника техникумында белем алучы Раилнең дә ярдәме зур булды.  Электродлар, буш баллоннар белән ярдәм иттеләр. Мондый мич утын белән дә, сыек ягулык белән дә җылытыла.  Әле кышның башы гына. Алда – салкыннар. Безнең иминлегебезне яклап көрәшкән егетләребезгә ярдәмгә башкалар да кушылсалар, бик шат булыр идек, – ди район яшьләр идарәсе белгече, “Патриот” клубы җитәкчесе Данис Мусин.

Уразайдан Илнур Шакиров та әлеге акциягә кушылган.

– Материаллар белән  дә, акчалата да ярдәм итүчеләр бар, һәммәсенә рәхмәт, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев