Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты

Бүген районнан хәрби операциядә катнашучыларга 3,5 тонна кирәк-яраклар төялгән ике машина ерак юлга кузгалды.

Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, газ баллоннары, генераторлар һәм башка кирәк-ярак әзерләнде.  Бу юлы азнакайлылар якыннарына шулай ук адреслы посылкалар да җибәрделәр.

– Егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт сүзләренең кайсы гына да аз булыр. Һәрвакыттагыча, аннан эшмәкәрләр дә, оешма-предприятие вәкилләре дә, шәһәр, авыл халкы да читтә калмады. Махсус операциядә катнашкан якташларыбыз сораган әйберләрнең барысын да әзерләдек. Бу ярдәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булганнар өчен бик мөһим. Ир-егетләребез безнең терәк-ярдәмне, күңел җылыбызны һәрчак тоярга тиеш. Әлеге изге эштә катнашкан, игелекле гамәл кылырга ашыккан һәркемгә зур рәхмәт, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев