Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 15 ир-егет өлешчә мобилизация буенча китте

Бүген Азнакайдан 15 ир-егетне өлешчә мобилизация буенча Казанга хәрби өйрәнүләргә озаттылар.

"Сез илебезнең чын патриотлары, геройлары. Рәхмәт сезгә, җиңеп исән-сау әйләнеп кайтыгыз!"-диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Хәрби комиссар Рәдиф Камалеев белдергәнчә, егетләр Казанда бер ай хәрби әзерлек узачак, якыннары белән очрашу мөмкинлеге дә булачак.

Мобилизациянүчеләргә азнакайлылар көче белән әзерләнгән рюкзаклар тапшырылды. 

Марсель Шәйдуллин алга таба да егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм булачагын белдерде.

Мобилизациянүчеләрне озатырга гаиләләре, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев