Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы стадиондагы урындыкларны ватучыларны эзлиләр

“Һәркөн эшкә барганда, бүген ниләр күрермен икән, нәрсәләрне җимерделәр икән дип киләм. Халыкка концертлар карарга җайлы булсын дип ясаган урындыклар көннән-көн әзәя, шуңа җаным бик әрни. Килеп матур итеп сөйләшеп утыр да, кит бит, юк, бөтен батырлыгын күрсәтеп, артыннан җимереп китәргә кирәк. Алай дисәң, нинди батырлык инде бу! Оятсызлыкның соңгы чиге шушы буладыр!”

Р.Ишкәев исемендәге парк стадионында җыештыручы булып эшләүче Әлфия Фәрхетдинова шулай дип өзгәләнә. Җаның көймәслек тә түгел, һәркөн бер үк картина бит: җимерек яки төбе белән тартып алынган, аркалары сындырылган, каерылган урындыклар, язу-сызу... Чүп савытына да тынгы юк биредә. Аңа тибеп китүченең, аяк эзенә кадәр калган.
– Кулларын тик тота алмаган яшүсмерләр, яшьләр инде 200 урындыкның башына җиткән. Аны яңадан кем куярга, кем төзәтергә тиештер, шунысы гына билгесез, – ди Әлфия ханым.
Без килгәндә дә ул паркта ял итүчеләрдән калган “бүләкләрне” себереп, җыештырып йөри иде. Кайбер урындыкларны төбе белән генә каерып ташлаганнар.
– Мондый җимереклекне күреп, кәефебез дә бик кырыла. Кайчак шушы урындыкларга аякларын куеп утырган егет-кызларга кисәтү дә ясыйм, ә алар синең сүзеңне ишетми дә: шуннан нәрсә булган дип карап тик торалар, – ди җыештыручы.
Язын паркка видеокамералар куелгач, берничә шундый “актив”ның эзенә дә төштеләр, алар инде закон нигезендә җавап бирәчәк.
Көн дә диярлек урындыкларга тынгы бирмәгән яшүсмерләр, аларның ата-аналары шуны истә тотсын иде: Азнакай шәһәр прокуратурасыннан аңлатуларынча, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы нигезендә вандаллык өчен җинаять җаваплыгы да каралган. Ягъни архитектура үрнәкләрен, биналарны, йортларны, коймаларны, утыргычларны, ишек-капкаларны, тәрәзәләрне җимергән, сызган-бозган, йортлардагы һәм учреждениеләрдәге лифт кабиналарына әллә нәрсәләр язган, парклардагы аттракционнарны һәм һәйкәлләрне җимергән яки бозган өчен штраф түләп котылу гына түгел, рәшәткә артына да кереп утырырга мөмкин. Җаваплылык 14 яшьтән башлана.
Аннан үзең яшәгән җирдәге матурлыкны бозып-җимереп йөргән кешеләрне кыргый дими, ни диярсең?! Башкаларның моңа кулы күтәрелмәс иде, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев