Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Җиңү мәйданында урнашкан Мәңгелек ут мемориаль комплексында зур өмә узды
Чара «Бердәм Россия» партиясенең «Мәңгелек хәтер эстафетасы» проекты кысаларында оештырылды.
Өмәдә 9 нчы мәктәп укучылары, «Яшь гвардия» активистлары, яшьләр лидерлары, партия вәкилләре катнашып, кыска вакыт эчендә алар мемориаль территориясен чистартты, тирә-юньне тәртипкә китерде.
Чара барышында бүлекчә секретаре башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
– Мәңгелек ут – ул безнең батырлык символы. Бүгенге эстафета – безгә зәңгәр күк йөзе бүләк итүчеләргә хөрмәт билгесе һәм хәтерне саклауның иң күркәм мисалы да, – дип ассызыклады ул.
Үз чиратында, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рита Байтукалова да катнашучыларга рәхмәт белдерде:
– Бүген без зур эш башкардык. Иң сөендергәне – яшьләрнең актив катнашуы, – диде ул.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев