Азнакайда йөкле хатын-кызлар айлыгы кысаларында кызыклы очрашулар үткәрелә
Белгәнебезчә, илебездә елга ике тапкыр 7 октябрьдә һәм 7 апрель көннәрендә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.
Ни өчен ике тапкыр? Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, һәрбер булачак әни бу бәйрәмне тантана итә алсын өчен. Азнакайда бу бәйрәм уңаеннан ай дәвамында күп төрле чаралар уздырыла. Аның чираттагысы шәһәрнең Мәдәни үзәгендә үткәрелде. “Бәхет йөрәк астында” дип исемләнгән чараны оештыручылар – район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре. Максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү.
Бәби көтүче хатын-кызларны районның Хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева һәм мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизова сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Эльвира Галиева: “Мондый чараларны күпләп үткәрү абортларга профилактика булсын, дип өметләнәбез. Һәрбер бала үз бәхете белән туа. Гаиләләргә бәхет өстәлсен”
Очрашу барышында балага исем кушу йоласы хакында мәгълүмат җиткерелде, бишек җырларын башкару, “Әни һәм бәби” шәмнәрен ясау буенча осталык дәресләре үткәрелде. Шулай ук сулыш күнекмәләре дә бирелде.
Әлеге чарада бала көтүче 10нан артык хатын-кыз катнашты, кайберләре тормыш иптәшләре белән бергәләп килгәннәр иде. Әйе, гаилә бәхетен ир белән хатын бергә булдыра. Шуңа күрә, йөклелелек чорын яхшы кичереп, исән-сау балалар тудырып, аларны лаеклы ул-кызлар итеп үстерү насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев