Азнакайда язгы өмәләр башланды
Җир кардан ачылып бетүгә, шәһәребездә оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрдә өмәләргә чыга.
Азнакай урамнары күп җирдә инде чистарып бара. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә Сөембикә урамын кышын җыелган чүп-чардан, яфраклардан чистартып куйганнар.
“Сөембикә урамы – шәһәребезнең йөзе, безнең Мәдәният йортына юл да аның аша уза. Матурлык матур хисләр тудыра”, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев