Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа ЗАГС бинасы ачылды

Бүген Азнакайга ТР Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Ул шәһәребезнең елдан-ел матурланып, үсеп килүче көньяк-көнчыгыш өлешендә калыккан ЗАГС бинасын ачу тантанасының мөхтәрәм кунагы булды.

Тантанада “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да катнаштылар.   

 2021 елда “Татнефть” ярдәме белән яңа ЗАГС бинасы проекты эшләнеп,  аңа нигез салына башлады. Инде менә тирә-юньгә ямь өстәп, шәһәребездә тагын бер заманча объект калыкты. Капиталь кертем күләме 103 миллион сум тәшкил иткән.

Бер катлы бина, тышкы яктан әллә ни зур күренмәсә дә, эче шактый иркен. Ул ике зонага бүленгән: дәүләт торышы актларын теркәү, тантаналар залы, административ өлеш.

 –Фасадның туры почмаклы булуы ир-егетләргә хас ныклыкны, ә инде аны каплаган бизәкле витраж хатын-кыз нәфислеген искәртеп, алар тулаем гаилә гармониясен чагылдыра, – ди “Татнефть”нең төзелеш проектларын тормышка ашыру идарәсенең проект җитәкчесе Алексей Деревянкин.

Яңа Никахлашу сарае идеясын хуплаган Татарстан хөкүмәте һәм аны кыска срокта сафка бастырган “Татнефть” җитәкчелегенә барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәтләрен җиткереп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, сүзне кунакларга бирде.

ТР Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразиев бинаның бик зәвыклы булуын ассызыклап, аның Татарстанда иң матур Гаилә йортларының берсе булуын әйтте.

–Ул туйлардан гөрләп торсын. Елдан-ел күбрәк сабыйлар теркәлсен. Өлкәннәребез якыннары белән олпат юбилейларын биредә бәйрәм итсеннәр! – дип изге теләкләрен җиткерде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да азнакайлыларны Никахлашу сараеның өй туе белән котлап, иң изге теләкләрен ирештерделәр.

–Шәһәребезгә нур чәчеп торган яңа бинабыз ишекләре һәрчак ачык. Яшь парларны шушы сихри мохиттә гомерлек, матур гаилә кору тантанасына көтеп калабыз, – ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова.

Һәр почмагы күз явын алган бинада бәйрәм дәвам итте. Анда районыбызның 50 елдан артык тату гомер иткән үрнәк гаиләләре хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев