Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа федераль судья билгеләнде

Азнакайның шәһәр судында яңа федераль судьяның ант бирү тантанасы узды

Казан шәһәренең Россия дәүләт правосудие университетында белем алган, озак еллар Казанның Вахитов район судында судья ярдәмчесе булып эшләгән Сибатров Альберт Олег улы Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән Азнакай шәһәр судының федераль судьясы итеп билгеләнде. Ул район башлыгы урынбасары Роза Галеева, шәһәр прокуроры Рим Сөнгәтуллин, ОМВД җитәкчесе Марат Сибагатов, судьялар һәм көч структураларыннан вәкилләре алдында судья антын бирде. Әлеге тантаналы вакыйгада шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин изге теләкләрен җиткерде:


—    Альберт Олегович, сезне ихлас күңелдән әлеге тантаналы көнне судья антын бирү белән котлыйм. Гаиләле кешегә Азнакаебызда бөтен уңай шартлар бар. Коллективыбыз тату, дус, һәркем сезгә акыллы киңәш бирә, ярдәм итә ала. Ә инде тәҗрибәле судьялар сезнең остазлар булачак. Беренче вакытны авыр булачак, шуңа күрә хезмәттәшләрегез булышка килергә әзер. Сезгә сабырлык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим, — диде Илдар Шәрифуллин, яңа вазифага билгеләнү белән тәбрикләп.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев