Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында никахлашу сараенда Россиядә Гаилә елына багышланган тантаналы чара узды

Туй – җәмгыятьнең яңа ячейкасын булдыру ул, юбилейны бәйрәм итү – шатлыклы гаилә вакыйгасы. Ә гаилә тормышының юбилее гашыйкларның хисләре еллар дәвамында саклануын, сынаулар үткәнен дәлилли. Һәр пар безнең яшьләр өчен үрнәк.  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов юбилярларны тәбрикләп, озын гомер, гаилә иминлеге, сәламәтлек теләделәр. Юбилярларны бу матур вакыйга көне белән котларга туганнары һәм якыннары да килгән иде.  Соңыннан, әлеге вакыйга истәлеге буларак ир белән хатын юбилярларның Мактау китапларына имзаларын куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев