Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җәмәгать суды бинасы яңарды

Капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, Азнакай районы буенча җәмәгать суды участоклары бинасы тантаналы төстә ачылды.

 Җирлегебездә җәмәгать судлары 2000 елдан эшчәнлек алып бара. Алар урнашкан бина 1963 елда төзелгән булып, 687 квадрат метр мәйдан тәшкил итә. Быел бинага 29 миллион сумлык заманча капиталь ремонт үткәрелде.

 Ремонт вакытында шактый гына өстәмә уңайлыклар да тудырылды. Әйтик, хөкем ителүчеләр өчен ядрә үтеп кермәслек кабина, суд приставы өчен кабина, конвой бүлмәсе, шулай ук югары технологияле заманча офис җиһазлары һ.б.  булдырылды.

 Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  ТР Югары суды рәисе Илгиз Гилазов, аның урынбасары Эдуард Каминский, республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Радик Хәлиуллин катнаштылар.

–Азнакай җирлеге республика югары органнарына бик күп күренекле шәхесләр, абруйлы җитәкчеләр биргән төбәк. Шәһәр суды, җәмәгать судьялары эшчәнлеге һәрчак үз югарылыгында. Үз чорында һәр җитәкче уңайлы эш шартлары тудырырга тырышты. Бүген дә коллектив көчле, аның ышанычлы потенциалы бар, һәрчак яхшы атмосфера хөкем сөрә. Менә шушы заманча шартлардан нәтиҗәле файдаланып, киләчәктә дә уңышлы эшләргә язсын, – диде Илгиз Идрис улы.

 Тантанада суд хезмәткәрләренә  һәм ремонт эшләрен сыйфатлы һәм срогында башкарып чыккан оешма уңганнарына  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

 Сүз уңаеннан, җәмәгать судьялары каравындагы эшләр саны елдан-ел арта. Әйтик, 2021 елда 636063 эш каралса, быелның 6 аенда алар 357676 га җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев