Шәһәребезнең Гөлфия Абдуллина җитәкләгән 12 нче ТОС җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә эчке киемнәр тегү, җылы оекбашлар бәйләүдә үз өлешләрен кертәләр.
Аларга бу җирлектәге мәктәпләрдә укучылар, хуҗабикәләребезнең ул-кызлары, оныклары да кушылды. Балалар, 7нче мәктәп укучылары, солдат абыйларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп хатлар яздылар.
Әнә шулай илебез иминлеге сагындагыларга кирәкле әйберләр белән бергә җан җылысын да салган күчтәнәчләр юллады алар.
Нет комментариев