Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Ел саен илебез буенча үткәрелә торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә азнакайлылар да кушылды.

 

Әлеге чара  социаль әһәмияткә ия проект статусына ия һәм  ул Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар исемлегенә кертелгән.

Азнакайның Татарстан мәйданында уздырылган чараны районның Яшьләр үзәге, Алдынгылар хәрәкәте,  мәгариф бүлеге белән берлектә оештырган. 

Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Роза Галиева сәламләде: «Без Бөек Ватан сугышында катнашкан, локаль сугышларда каһарманлыклар күрсәткән, бүген Ватаныбыз данын яклап махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбызга зур ихтирам һәм хөрмәт белән карыйбыз. Әлеге күркәм акциядә һәркемнең  актив катнашуын теләп калам. Азнакаебызны яратып, илебезне яратып яшик» – диде Роза Алмас кызы.

Акция кысаларында ветераннарга рәхмәт йөзеннән «кызыл канәфер» билгесен сатып  алырга мәктәп укучылары да, оешма – учреждениеләр җитәкчеләре дә, ветераннар да килгән. «Бу бик кирәкле чара. Бердәм, актив рәвештә шушы «Кызыл канәфер» билгесен сатып алырга без – ветераннар бик теләп чыктык» – ди районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова.

Значоклар сатудан кергән акчалар Фондка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен җибәрелә.

Фонд адреслы гына түгел, ә сугыш ветераннары госпитальләренә һәм профильле социаль учреждениеләргә хәйрия ярдәме күрсәтеп, тулаем ветераннарга медицина хезмәтләре күрсәтү системасын яхшырту өстендә дә эшли. 

Тиздән олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алабыз.

Истәлекле көннәрдә «Кызыл канәфер» билгесен тагып, без ветераннарга рәхмәтебезне җиткерәчәкбез һәм һәлак булганнарның истәлеген саклаячакбыз.

Әлеге акция «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев