Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары һөнәрләр белән танышалар

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча үткәрелә торган чаралар кысаларында 7 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар.

Очрашуның максаты – укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру,  булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга кызыксыну уяту; эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү; балаларда төрле һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Чара барышында балалар «Һөнәрләр калейдоскопы» мультфильмын карадылар. Командаларга бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр, иң күп күбрәк һөнәр белүчеләр дә ачыкланды.  Иҗади конкурс барышында балалар төрле һөнәр ияләрен ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев