Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында көзге чакырылыш старт алды

1 ноябрьдән илебездә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 364 ир-егете үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барысы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Көзге чакырылышта 60 тан артык егетебез биленә солдат каешы буачак.

1 ноябрьдә Азнакай хәрби комиссариатында хәрби чакырылыш комиссиясенең беренче утырылышы узды. Булачак солдатлар комиссия әгъзалары алдында үзләренең армия хезмәтенә әзер булуларын дәлилләделәр. Шунысы куанычлы, иртәгә солдат хезмәтенә алынасы егетләребезнең барысы да нинди дә булса һөнәргә ия, күпчелеге инде урта һөнәри яки югары белем алганнар.

Фаяз Елшинның туган көне дә бүген. 21 яше тулган егет колледж тәмамлаганнан соң читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Баскан урынында ут чыгарган егетнең өлгерлеге әллә кайдан күренеп тора, моннан тыш ул шоферлыкка да укыган, эретеп-ябыштыручы һөнәренә дә ия! Бүген Казан дары заводында эшләп йөргән быел Фаяз хәрби хезмәт үтәргә карар кылган.

– Ватан алдындагы бурычны үтәргә вакыт! Мин – әзер!  – ди ул.

Артур Романов белән Ярослав Соминның икесе дә – югары медицина белеме алалар.

– Укуны вакытлыча туктатып торып,  армиядә хезмәт итеп кайтырга булдык, – ди егетләр.

Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, аталарча кайгыртып, егетләрнең һәрберсенә үзенең киңәшләрен дә бирә:

– Укуыгызны ташлап китә күрмәгез, документларыгызның эшен бетерегез. “Койрыкларыгыз” калмасын, бер елдан соң кайып, укуыгызны дәвам итәрлек булсын, – ди ул.

Артур Сираев белән Руслан Токмановның еллар буена сузылган ир-егетләр дуслыгы да күпләрне таң калдырды.

– Без балалар бакчасыннан ук бергә, шуңа армиягә дә бер үк көнне китеп, бер үк частьта хезмәт итәсебез килә, – ди Руслан.

– Үзләренең үтенечләрен җиткергән егетләргә без, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз, – диде хәрби комиссар.

Рәдиф Камалеев белдерүенчә, хезмәт срогы үзгәрмәгән, ул шулай ук 12 айны тәшкил итә. Әти-әниләргә бер дә хәвефләнер урын юк: Армиягә китүче егетләр хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев