Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнака укучылары табигать могҗизалары тудырдылар

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Көзнең алтынсу мәленә кергәч, бар дөнья төрле төсләргә урала. Әнә шул матурлыкны бала күңеле ничек күрә соң? Төбәкне өйрәнү музеенда укучылар арасында «Табигать могҗизалары» дигән кул эшләре күргәзмә-бәйгесе әлеге сорауга ачык җавап бирде. «Табигатьне саклыйк» номинациясендә балалар көнкүреш калдыкларыннан ниләр генә ясамаганнар! «Үзебезнең кулдан урман»...

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Көзнең алтынсу мәленә кергәч, бар дөнья төрле төсләргә урала. Әнә шул матурлыкны бала күңеле ничек күрә соң? Төбәкне өйрәнү музеенда укучылар арасында «Табигать могҗизалары» дигән кул эшләре күргәзмә-бәйгесе әлеге сорауга ачык җавап бирде. «Табигатьне саклыйк» номинациясендә балалар көнкүреш калдыкларыннан ниләр генә ясамаганнар!

«Үзебезнең кулдан урман» номинациясендә дә коелган яфраклардан, кипкән агач ботакларыннан искиткеч гүзәл эшләр тудырганнар. «Урман һәм мин» номинациясендә табигать кочагында булган матур мизгелләрне фотосүрәткә төшергәннәр. Бу чарада балалар осталыклары белән ярышып кына калмадылар, матурлыкны тоя һәм күрә белергә дә өйрәнделәр. Бәйгедә аеруча шәһәребезнең 1 һәм 9 нчы мәктәпләре актив катнашты.

Укучылар алдында Экология бүлеге белгечләре Җәмилә Кожемякина һәм Эльза Вәлиева чыгыш ясап, табигатьне сакларга чакырдылар.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнака укучылары табигать могҗизалары тудырдылар