Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азат Ягафаров туган ягында фронтовикларны Яңа ел белән котлады

РФ Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Азат Ягафаров Азнакайга чираттагы визитын Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлаудан башлады.

Сугышта кыр госпиталендә яралы солдатларның гомерләрен саклап калу өчен көрәшкән Мария Федоровна Рыбалко, канкойгыч бәрелешләр кичереп, машинасында Берлингача барып җиткән Гайнулла Гаффаз улы Әюпов Азат Фердинант улын һәм район башлыгы урынбасары Роза Галееваны дулкынланып та, сөенеп тә каршы алдылар. Кунаклар районыбызның мөхтәрәм ветераннары белән эчкерсез әңгәмә корды, яшәү шартлары белән кызыксындылар, Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

-Шулай вакыт табып безнең янга килүегез, ихтирам-хөрмәтегез өчен зур рәхмәтлебез! - дип озатып калды аларны өлкәннәребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев