Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авырлыклардан курыкмыйлар

Үрнәк гаилә

Туган ил кендек каның тамган җирдән башлана диләр. Гүзәлия һәм Ленар Садриевлар өчен ул – Чалпы авылы. Туган-үскән җирләрендә яшьләр бер-берсен яратышып өйләнешәләр, читкә китмичә, ата-ана нигезендә төпләнеп яшәргә калалар.

1980 елда уллары Илнар, 1984 елда кызлары Эльмира дөньяга килә. Бераздан Эльмираның җитди авыру икәне, яшь гаиләне алда зур сынаулар көтүе билгеле була.

Гүзәлия 25 ел кайнанасы белән бик тату яши. Кайнанасы акыллы киңәшләрен биреп, балаларны карарга булыша. Аның ярдәме, гаиләсенең ныклы терәге булмаса, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, I группа инвалид бала белән Чалпы балалар бакчасында озак еллар хезмәт куя алыр идеме икән Гүзәлия? Эшендә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә бит.

Авыру бала өстенә өченчесен – Ирекне алып кайтырга да көч таба ул.

Яшьтәшләре балалар бакчасына, мәктәпкә барганда Эльмираның үзәге өзелеп, нинди кичерешләр белән аларга карап калганын Гүзәлия үзе генә белә. Балаларын: “Яхшылык җирдә ятмый ул”, – дип тәрбияли. Олы кешеләргә, укытучыларга хөрмәт белән карарга, тирә-күршеләргә ярдәмчел булырга өйрәтә.

Абый-энеләре Эльмира өчен җан атып торалар. Кыз туганнарына атап ванна, бәдрәф, беседка, бассейнга кадәр ясап куйганнар. Эльмира урамны күрә алсын өчен үтә күренмәле койма корганнар.

Тормыш иптәше Ленар да көченнән килгәнчә Эльмираны карарга булыша. Кечкенәдән баланы мунчада юындырырга күтәреп йөртешә.

– Хәзер дә шулай ярдәм итә. Кайчандыр баланы инвалидлар йортына илтмисезме дип сораучылар да булды бит, – ди Гүзәлия.

Гүзәлиянең әнисе Дөррикамал апаны тәрбияләп, соңгы юлга озату да бу гаилә җилкәсенә төшә.

Район мәгариф идарәсе, Чалпы урта мәктәбе кайгыртуы астында өй шартларында Эльмира белем ала. Әйбәт фикер йөртә. Бер генә минут та тик утырмый. Әдәби китаплар бик ярата. Аның укыган китаплары санап бетергесез.

Күрше-тирә әбиләрнең телефоннарын көйләп бирә. Компьютерда бик оста эш итә.

Кул эшләре белән дә яратып шөгыльләнә. Төсле җепләр, сәйлән белән чигә. Кереш белән беләзекләр, муенсалар үрә. Интернет аша яңа төр кул эшләренә дә өйрәнә.

Тәгәрмәчле коляскада хәрәкәтләнүче Эльмираның күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашуы зур куаныч.

Гаилә башлыгы Ленар – хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Үз тырышлыклары белән бик матур йорт җиткереп керделәр. Ишле мал-туар асрыйлар. Эльмира укысын, кул эшләре белән шөгыльләнсен өчен йортта бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Китапларның, чигү җепләренең, энәләрнең, сәйләннәрнең тәртипләп куярга аерым урыннары булдырылган. Ата-ананың балаларга дөрес тәрбия биргәнлеге күзгә күренеп тора. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, беркемнән ярдәм сорамыйча, үз тырышлыклары белән балаларны аякка бастыручы Ленар белән Гүзәлия авылдашларына гына түгел, барча кешеләргә үрнәк.

 

 

Рәфия Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев