Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хезмәтчәннәре үткәннәргә “кайтып килде” (ФОТО)

Әле кайчан гына шаулап-гөрләп яшәп яткан колхозлар инде күптән юк.

Тарих битләренә исемнәре генә уелып калды. Мәнәвез авылында менә шушы тарих битләрен актарып, яңа йолага нигез салынды. 17 август көнне мәдәният йорты колхоз булган дәверләрдә алял белми хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны җыйды. Әлеге чараны оештыруда авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов белән берлектә җәмәгать эшләрендә иң активларның берсе булган Гөлфая Сәйфетдинова башлап йөрде, бар тырышлыгын куйды. Колхозчылар җыенын ачып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район, авыл үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга район җитәкчелеге исеменнән ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде. Күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Мөнир Вәлиевның да чордашларына әйтер сүзләре күп иде.

Сый-нигъмәтле, учакта пешкән шулпа-пылаулы өстәл артында барган җанлы аралашуда элеккеге колхозчылар яшьлекләренә кайтып килде, кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Районыбыз үзешчәннәре чыгышлары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән көзге байлык күргәзмәсе бәйрәмгә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев