Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылларның суы тәмле, җире ямьле булсын өчен

Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары башланып китте. Аның беренчесе узган атнада Әгерҗе авылында узды. Аннан Сәпәй, Уразай, Чалпы, Үчәлле, Әлкәй авыл җирлекләрендә дәвам итте. Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләренең...

Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары башланып китте. Аның беренчесе узган атнада Әгерҗе авылында узды. Аннан Сәпәй, Уразай, Чалпы, Үчәлле, Әлкәй авыл җирлекләрендә дәвам итте. Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләренең дә катнашып, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирүе матур традициягә әйләнде. Бу халыкка район үзәгенә барып йөрмичә генә үзенә кирәкле консультацияне алырга, борчыган сорауларына җавап табарга ярдәм итә.

Авыл халкын күптөрле проблемалар борчый. Мәсәлән көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру, чүплекләрне тәртипкә кертү Сәпәй һәм Уразай авыллары халкы өчен иң борчулы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Уразайлылар шулай ук су җитмәүдән дә зарланалар. Алар җыенда янә бер скважина бораулау мәсьәләсен күтәреп чыктылар.

Баланлы Бүләк, Ирекле, Камышлы, Чалпы авылларын үз эченә алган Чалпы авыл җирлеге халкының очрашуы җитәкчеләр һәм халыкның үзара аңлашу, киңәшләшү шартларында, тыныч үтте. Җирлек башлыгы Ринат Мәһдиев үз авыллары язмышы өчен борчылып кына калмыйча, җан-фәрман тырышып йөрүче халыкка үзенең ихлас рәхмәтен җиткерде. Чалпылылар элеккеге "Коммунизмга" колхозы җитәкчесе, авылдашлары Сәгадәт Аппаковның исемен мәңгеләштерү максатыннан, клуб янындагы паркка аның исемен бирү тәкъдиме белән чыктылар. Авыл халкы үзенең бай тарихи мирасын киләчәк буыннарга калдыру турында да кайгырта. Җыенда алар авылның үз музеен булдыру кирәклеген дә күтәрделәр. Бүгенге көндә Чалпыда Республика программасы буенча Чалпы авылы Мәдәният йортын ремонтлау эшләре бара. "Ремонт эшләре тәмамлангач, биредә һичшиксез үз музеебызны да булдырырбыз", - дип хәбәр иттеләр авыл җитәкчеләре. Узган ел өлкән яшьтәгеләр Ирекле авыл зиратына юл салу мәсьәләсен күтәреп чыкканнар иде. Үзара салым акчасы һәм депутатлары Миргазиян Динмөхәммәтов, авылдашлары ярдәме белән хисап елында зиратка юл салынган. Шулай ук халык үтенече буенча Чалпыда матур һәм уңайлы хоккей корды төзелеп килә. Җирлектә юлларны төзекләндерү, урам утларын яңарту һәм электр энергиясен экономияләү, экология һәм халыкның көнкүреш шартларын яхшырту буенча башка күп кенә эшләр башкарылган.

Халык белән очрашуларда авыл активистлары, фидакарьләр, юбилейларын билгеләп үтүчеләргә рәхмәт сүзләре белән бергә бүләкләр тапшыру җыеннарның иң күңелле мизгелләре булып күңел түренә уелып кала. Очрашулар дәвам итә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылларның суы тәмле, җире ямьле булсын өчен