Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында – кызу печән өсте

Табигать тә мәрхәмәтеннән ташламый, көннәр утырып китте. Эссе көннәрдә иртән чапсаң, кичкә инде җыеп алырга да мөмкин. Азнакайлылар вакытның һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, эшне оешкан төстә алып баралар. Бүген алар терлек азыгы әзерләү буенча республика күләмендә алдынгылар бишлегендә бара. Печән мәйданнарының яртысы инде чабылган. Бу аңлашыла да, чөнки печәнне нәкъ...

Табигать тә мәрхәмәтеннән ташламый, көннәр утырып китте. Эссе көннәрдә иртән чапсаң, кичкә инде җыеп алырга да мөмкин. Азнакайлылар вакытның һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, эшне оешкан төстә алып баралар. Бүген алар терлек азыгы әзерләү буенча республика күләмендә алдынгылар бишлегендә бара. Печән мәйданнарының яртысы инде чабылган. Бу аңлашыла да, чөнки печәнне нәкъ менә туклыклы, аксым һәм витаминлы чагында чабарга кирәк. Малкайлар өчен 3 мең тонна сыйфатлы печән әзерләнгән. Печән әзерләү белән тәңгәл рәвештә сенаж салу, яфрак азык, витаминлы үләннәр әзерләү эшләре дә бара. Районда 19 мең тонна сенаж салынган, 50 тонна яфрак азык әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләүдә "Союз-Агро", "Азнакай" АФ", "Марс", "Габдрахманов Л.Г.", "Тукай", "Чалтаймас", "Стәрле", "Закирова", "Социалистик Хезмәт Герое Ф. Кәримов ис." хуҗалыклары хезмәтчәннәре аеруча активлык күрсәтә. "Кәлимуллин" хуҗалыгында гына эшләр бераз тоткарлана. Алар әле сенажга бөтенләй дә төшмәгәннәр.

Азнакайлыларның сөт чишмәсе дә көн саен тулылана бара. Бүген көнгә 128,5 тонна сөт савып алалар. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,5 тоннага күбрәк. Бу бер сөтлебикәгә 16,2 кг туры килә. Әлбәттә, сөтнең сыйфаты, күләме дә азыкка бәйле. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, терлекләр көр була, бозауларның үлем -китеменә юл куелмый. Шуңа да булган бөтен мөмкинлекне барлап, үз сыенда чагында, тиз арада терлек азыгы әзерләп калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылда – кызу печән өсте