Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл халкы гозерен җиткерә

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшләп килгән "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый пункты азнакайлыларны чираттагы кабул итүне Карамалы халкы белән очрашудан башлады. Мондый пунктларның Татарстанның барлык районнарында да йөрүен, һәркемнең кабул итүгә килеп үз гозер-тәкъдимнәрен, Дәүләт Думасына сайланачак депутатларга наказларын җиткерә алуын газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. "Бердәм Россия"дә республикадан сайланачак...

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшләп килгән "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый пункты азнакайлыларны чираттагы кабул итүне Карамалы халкы белән очрашудан башлады. Мондый пунктларның Татарстанның барлык районнарында да йөрүен, һәркемнең кабул итүгә килеп үз гозер-тәкъдимнәрен, Дәүләт Думасына сайланачак депутатларга наказларын җиткерә алуын газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. "Бердәм Россия"дә республикадан сайланачак депутатларның Дәүләт Думасында үз эшчәнлекләрен нәкъ менә шушы наказ-гозерләргә нигезләнеп башкарачакларын әйтәләр.

Шулай итеп, партиянең иҗтимагый кабул итү пункты узган җомгада Карамалы үзәк урамына килеп урнашты. Аңа иң беренче булып мөрәҗәгать итүчеләр һәммә нәрсә өчен янып-көеп йөргән, актив тормыш белән яшәгән өлкән буын вәкилләре иде.

-Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән "Сердәш" фольклор ансамбле үзешчәннәре без, - диде җыелып килгән апалар. - Ун елга якын халыкның күңелен күреп, ялларын, бәйрәмнәрне ямьләп торсак та, сәхнә костюмнарыбыз юк. Без инде җитмештән өстәге әбиләр, безгә милли киемнәр тектерүдә ярдәм итүче булмас микән? Бик рәхмәтле булыр идек...

Спортны үз иткән, 20 ел буена район данын яклап республика, илкүләм бәйгеләрдә катнашып килгән, гер күтәрү буенча Россиянең спорт мастеры, сәнәгать предприятиеләренең берсендә күтәрткеч машинисты булып эшләүче Инсаф Баһаветдинов авылда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен футбол, волейбол мәйданчыклары төзү, шулай ук спортзалга ныклы ремонт кирәклеге турында гозерен җиткерде.

-Спорт белән шөгыльләнгән кешенең яман гадәтләргә теләге дә, вакыты да булмый, яшьләрне аңа ныграк тартасы иде, ә моның өчен тиешле шартлар булуы кирәк, - диде ул фикер-тәкъдимнәрен язмача да ирештереп.

Сугыш чоры балалары кичергән авырлыклар хакында сөйләп, язып кына бетермәле дә түгел, билгеле. Әле бала гына килеш өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшенә җигелергә, әтиләре сугышта үлеп калганнарга ятимлекнең бар ачысын татырга туры килгән. Хәерчелек, җитмәүчелек аркасында укуларын да дәвам итә алмаган, һөнәрсез дә калган алар... Сиксән яшькә җитеп килүче Фәния апа Хафизова ятимлектә үсеп, 14 яшьтән фермада терлек карый башлый. 45 ел сыер савып Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек була.

-Әтиләре сугыштан исән-имин кайтканнар барлык-бәрәкәттә дә үсте, алар аркасында фатирлы да булдылар, ә безнең ише ятимнәр хакында бернинди кайгырту юк, - дип үпкәсен дә белдереп алды ул. - Дәүләт Думасындагылар безнең буынга нинди дә булса ташламалар яки пенсиягә өстәмә турында кайгыртсын, шундый закон кабул итсен иде. Сайланачак депутатларга барыбыз исеменнән дә шундый наказыбызны җиткерәм.

Мобиль иҗтимагый кабул итү урнашкан урыннан халык өзелмәде. Биләмә җирлегендәге авылларда райпоның элеккеге кибетләр биналарының урамнарны ямьсезләп торуыннан, интернетка ялгануда авырлыклар туудан, почта бүлекчәсендә кышын салкын булудан зарланып, бу проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, табибларга интернет аша языла алмаган өлкәннәргә талоннар калдыру турында тәкъдим ясап та мөрәҗәгать итте карамалылар.

Элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Зәрә Миргасимованы яшьләргә эш булмау борчый.

-Нефть районы булсак та, бу юнәлештәге көллият тәмамлаган егет-кызлар эш таба алмый йөри, - диде ул. - Инде күрше-тирә районнарга да барып карадылар. Сайланачак депутатларыбыз безнең төбәктә яңа сәнәгать предприятиеләре ачу буенча да эш алып барсыннар иде.

Башкортстаннан килгән Альберт Логунов "Союз-агро"да ветеринария табибы булып дүрт ел эшли. Карамалыдагы тулай торакта яши икән. Аны торак мәсьәләсе кызыксындыра, яшәр урыны булса, өйләнергә дә исәбе юк түгел. Авыл җирлегендәге яшь белгечләргә каралган федераль һәм республика программаларыннан файдалануда ярдәм сорый, аларны тагын да арттыру һәм дәвам итүне депутатларга наказ итеп җиткерә.

Әнә шулай, карамалылар "Бердәм Россия" мобиль кабул итүенең уңайлыгыннан, кем әйтмешли, капка төбендә булуыннан файдаланып, бүгенге борчыган проблемаларын да, Дәүләт Думасына сайланачак депутатларга гозерләрен дә җиткерергә ашыктылар. Дөрес, арада район, республика, ил җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерергә килүчеләр дә бар иде. Әйтик, 78 яшьлек Бәһия апа Гомәрова үзенең бүгенге көн тормышыннан бик канәгать булуын әйтте.

-Пенсияне вакытында алып торабыз, җиткелекле, Аллага шөкер, - диде ул. - Ходай шушы яшәештән, бәрәкәттән ташламасын. Ил-көннәр имин, дөньяларыбыз тыныч булсын, шуны гына телим!

Бу көнне "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүе районыбызның Сәпәй, Тымытык авылларында да үтте.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл халкы гозерен җиткерә