Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Август аенда нинди үләннәр җыярга?

Элек - электән кешеләр үләннәрне дәваланыр өчен кулланганнар, ә аларның файдалы үзенчәлекләре  вакыт белән тикшерелгән. Август- үләннәр җыю өчен менә дигән вакыт!

Августта җыела торган үсемлеккә иң элек эт тигәнәге керә. Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк. Ул кан тамырларын чистарта, яман шеш күзәнәкләренең үсешен баса, астма, аллергия, ревматизм һәм башка күп кенә авырулар вакытында кулланалар. Ялкынсынуны киметә, яраларны терелтә.
Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кандала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.
Мәтрүшкәне җәй буена да җыярга мөмкин. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны дәвалыйлар. Мәтрүшкәне тәм өчен чәйгә дә салырга мөмкин.
Тырнак гөлнең (календула) чәчәкләрен җыярга кирәк. Алар эпидермис, ашкайнату системасы, бавыр, сулыш системасы авыруларыннан дәвалый.
Казтабанны (аптека ромашкасын) да җыеп киптерү яхшы. Аның чәчәкләре ашкайнату һәм сулыш системасындагы авыруларны, салкын тиюдән дәва буларак кулланыла.
Августта шулай ук кычыткан, песи үләне тамыры, сазанак, үлмәс гөл (бессмертник песчаный) чәчәген, шома көпшә (дягиль лекарственный) тамыры, аир тамыры, алтынбаш, балан кайрысы, әрекмән тамыры, үги ана яфрагы, абага тамыры, гөлбадран, бака яфрагы, әрем, меңъяфракны җыеп калырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев