Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һавада очканда үзеңне ирекле коштай тоясың

Безнең район табигате спорт һәм туризм үсеше өчен бик кулай. Юкка гына "Азфлай" парапланистлар клубы җәй саен балалар өчен спорт лагеры оештырмый. Миңа да август аенда үзем кебек 10 яшүсмер белән табигать кочагында "Патриот" лагерында ял итәргә туры килде. Без парапланда Татарстанның иң биек ноктасы - Чатыр тау түбәсеннән очтык,...

Безнең район табигате спорт һәм туризм үсеше өчен бик кулай. Юкка гына "Азфлай" парапланистлар клубы җәй саен балалар өчен спорт лагеры оештырмый. Миңа да август аенда үзем кебек 10 яшүсмер белән табигать кочагында "Патриот" лагерында ял итәргә туры килде. Без парапланда Татарстанның иң биек ноктасы - Чатыр тау түбәсеннән очтык, шул югарылыктан югалган авылларның эзен табарга өйрәндек, калкулыкларны "яуладык", Ык елгасын кичтек, ә күнегүләрдән буш вакытыбызда футбол уйнап, учак янында гитара моңына кушылып җырлап, фәлсәфә корып утырдык.

Шәһәр ыгы-зыгысында табигатьнең чын матурлыгын тоемлап бетерә алмыйсың. Таш йортлар арасында мондый йолдызлы кичләрне дә, алсу таңнарны күреп булмый. Бары яшеллек дөньясында рухи югарылыкка күтәрелеп, күңелең гаҗәеп тәэсирләр белән тула. Һавада очканда исә үзеңне ирекле коштай хис итәсең.

- Районда спорт һәм туризим үсешенә зур игътибар бирелә. Киләчәктә парапланиризм чит төбәкләр һәм илләрдән дә туристларны Азнакайга тартыр дип ышанам, - ди "Азфлай" клубы җитәкчесе Данис Мусин.

Хөлфия ХӘМИТОВА, Азнакай 2 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һавада очканда үзеңне ирекле коштай тоясың