Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аулагый яшьлеккә кайтарды

​​​​​​​Татар хатын – кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән. Кышның озын төннәрендә кызлар кул эшләре алып утырмаларга җыела торган булганнар. Кайсы орчыгын алып җебен эрләгән, кайсы паласын тукыган, чигү чиккән, хат язган... Бу утырмалар, үзенә күрә, үзеңне күрсәтү дә, көлкеле, җыр-биюле, такмаклар әйтешеп, чөкердәшеп чәйләр эчеп серләшеп утыра торган да күңелле вакыйга булган.

Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә әле дә булса саклана. Яшьләр үзәге милләтебезнең менә шушы матур гореф-гадәтләрен яңартып, әби-апаларыбызны “Аулак өй”гә кунакка җыйды.

Хуш ис бөркелеп торган тәмле коймак – бәлешләрен күтәреп, алар безгә бик сөенеп килде. Яшьлек язларына кайтып, гармунга кушылып җырлап-биеп алдылар. Шатланышып бер-берләренең хәл белешүләре, изге теләкләре белән “Аулак өйгә” ямь өстәп, күңелләргә иман нурлары иңдерделәр.

–Тормышны яратып, һәр туар таңны көтеп яшәгез, яшьләр, – дип, безгә үгет-нәсихәт тә биреп алдылар.

Аларның үзләрен дә лаеклы ялдагы апалар димәссең дә: елмаеп-көлеп, орчыктай бөтерелеп торалар, яшьләрчә дәрт-дәрман бөркелә үзләреннән. Алар белән булган очрашу әле күңелләрдә озак сакланыр.

Фирүзә Садыйкова

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев