Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аучы һәм бака

Бер егет ауга чыга. Угын атканнан соң, шул укны табу өчен урман буйлап йөгерә. Ни гаҗәп, угы кадалган җирдә сөйләшә торган бер баканы күреп ала. Бу бака егеткә: - Әй, матур, чибәр егет, син мине өеңә алып кайтып, мендәр өстенә утырт һәм мине үп. Әгәр дә шулай эшләсәң, мин бер...

Бер егет ауга чыга. Угын атканнан соң, шул укны табу өчен урман буйлап йөгерә. Ни гаҗәп, угы кадалган җирдә сөйләшә торган бер баканы күреп ала.
Бу бака егеткә:
- Әй, матур, чибәр егет, син мине өеңә алып кайтып, мендәр өстенә утырт һәм мине үп. Әгәр дә шулай эшләсәң, мин бер матур кызга әйләнәчәкмен, - дип эндәшә.
Егет исә:
- Әй, бака, бака, мин сине өйгә алып кайтып мендәргә утыртуын утыртырмын, әмма үпмәячәкмен, - ди.
-Нигә мине үбәргә теләмисең? Минем матур кызга әйләнеп, синең хәләл җефетең булуымны теләмисеңме? - дип сорый бака.
- Матур кызларны табып була, әмма сөйләшә торган бакаларны каян табасың әле, - дип җавап кайтара егет.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу мәзәк хикәя күңелдә һәм йөздә бер елмаю барлыкка китерә. Әмма бу хикәядә бер хикмәт тә бар. Егетләр күп вакытта матурлыкка сокланып үзләренә хәләл җефет эзләсәләр дә, матур булсын, калганына игътибар итмәмен, дип әйтсәләр дә, матур хатын белән яши башлагач, аларның усал һәм ямьсез телле булуына юлыгалар. Шуңа күрә, бер-береңә булган хисне, җылы мөнәсәбәтне саклар өчен, хәләл җефет булган кешеләр бер-берсе белән аралашырга, аралашыр өчен темаларын да табарга тиешләр. Шәхсән үземнең: "Хатыным бигрәк телсез инде. Минем белән дә, әнием белән дә, туганнарым белән дә, дусларым белән дә сөйләшми. Шуңа күрә аның белән яшәве күңелле дә, кызык та түгел", - дип әйткән кешеләрне ишеткәнем бар. Шуңа күрә, хөрмәтле дин кардәшем, тышкы матурлык бүген бар, иртәгә юк. Кешенең эчке дөньясы матур булу хәерлерәк. Ягъни эчеңдәге яхшы фикерләреңне, бер-береңә карата мөнәсәбәтеңне җылы сүз аркылы бер-береңә тапшырырга кирәк. Шушы вакытта гаиләләр нык, мәхәббәт сүнми һәм сүрелми торган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аучы џђм бака