Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атна буе милли ашлар белән сыйландылар

Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә татар милли ашлары атналыгы узды. Бу - районда шундый беренче чара. 20 декабрьдә исә атналыкка йомгак ясалды. Укучылар икмәк, ит һәм кабак бәлешләре, кыстыбый, пәрәмәч, коймак пешереп, аларны тәкъдир иттеләр, әзерләү серләрен сөйләделәр. -Әнием пешергән икмәктән дә тәмлесе юк, - ди 5 нче сыйныф укучысы Риназ...

Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә татар милли ашлары атналыгы узды. Бу - районда шундый беренче чара.

20 декабрьдә исә атналыкка йомгак ясалды. Укучылар икмәк, ит һәм кабак бәлешләре, кыстыбый, пәрәмәч, коймак пешереп, аларны тәкъдир иттеләр, әзерләү серләрен сөйләделәр.

-Әнием пешергән икмәктән дә тәмлесе юк, - ди 5 нче сыйныф укучысы Риназ Биков.

Ә аның яшьтәше Алсу Зиатдинова кысытыйбыен, пирог, тортларны үзе пешереп, өйдәгеләрне куандыра икән.

-Һәр хатын-кыз аш-суга оста булырга тиеш дип уйлым, - ди 8 нче сыйныфтан Диләрә Зиннурова.

Татар ашлары атналыгы үткәрү идеясы белән производство мөдире Фәйрүзә Галләмова чыккан. Мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов аны хуплап, атна дәвамында укучыларга һәм укытучыларга төрледән-төрле камыр ашларыннан авыз итәргә мөмкинлек тудырган.

-Без башка көннәрдә дә өчпочмак, коймак, пәрәмәч, бәккән пешерәбез, әмма болай зурлап беренче тапкыр үткәрүебез, - ди Рифкать Газизҗан улы.

Пешекчеләрнең осталыгына кунаклар да югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атна буе милли ашлар белән сыйландылар