Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аракы һәм тәмәке проблеманы чишми

- Әни, мин үскәч эчмим дә, тартмыйм да, - балачакта бу сүзләрне бик күпләребез әйткәндер, дип уйлыйм. Сүзендә торучылар, әлбәттә, бардыр. Әмма кайберләре шушы вәгъдәләрен онытып, хәзер бер-бер артлы стаканнар бушатып яки тәмәке пыскытып торадыр. Ник алар кечкенәдән бирелгән сүзләренә тугры кала алмады икән? Начар гадәтләр турында күп укырга, ишетергә...

- Әни, мин үскәч эчмим дә, тартмыйм да, - балачакта бу сүзләрне бик күпләребез әйткәндер, дип уйлыйм. Сүзендә торучылар, әлбәттә, бардыр. Әмма кайберләре шушы вәгъдәләрен онытып, хәзер бер-бер артлы стаканнар бушатып яки тәмәке пыскытып торадыр. Ник алар кечкенәдән бирелгән сүзләренә тугры кала алмады икән?
Начар гадәтләр турында күп укырга, ишетергә туры килә. Күңелсез тема. Бу афәтнең яшьләр арасында таралуы аеруча борчуга сала. Интернет мәгълүматлары буенча, югары сыйныфта укучыларның һәр икенчесе атнага ике тапкыр "бәйрәм" ясап ала икән. Аның хәзер тәмәке суырып утырган бала-чагалары да сирәк түгел. Кызларыбыз да бу өлкәдә егетләрдән бер дә калышмый. Планетабыз нәфис затларының 12 проценты тәмәке тарта икән. Һәм бу сан артканнан-арта бара. Тора-бара сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрне кызыл китапка кертерлек булыр, ахры. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауның артуын күреп кенә, өмет бар икән әле дип, җиңел сулап куясың.
Ни өчен соң яшьләр шешә, тәмәке яки наркотикларны сайлый икән? Төгәл генә әйтеп булмый. Моңа телевизор гаеплеме? Кайсы гына киноны карама (аеруча чит ил фильмнары), күбесендә яшь-җилкенчәкләр начар гадәтләргә бирелгән була. Бәлки, гаиләдән дә торадыр? Бәйрәм җитәме, өстәл әзерләнә, бик еш "шайтан суы" куела. Балалар шуны күреп үсә һәм шулай булырга тиеш дип үзе дә күргәнен кабатлый башлый. Шулай ук яшьтәшләрнең йогынтысы, мохит турында да әйтеп үтми булмый. Шуңа да "дустың үзеңнән яхшырак булсын" дигән сүзләрне онытмаска кирәк. Әйе, кыек юлга этәрүче сәбәпләр бик күп алар.
Ишетегез, яшьләр! Сез бит үз-үзегезне юкка чыгарасыз. Акчаларыгызны түгә-түгә чир сатып аласыз. Наданлык бит бу! Үзең турында уйламасаң да, ата-анаң, булачак балаларың турында уйларга кирәктер?! Әниләр төннәрен йокламыйча баласын сәрхүш булсын дип үстерәме? Хәер, үзе турында уйламаган кеше ничек итеп башкаларны уйлый алсын.
Берәр кайчан алар барысын да аңлар, ләкин соң булыр. Авыру балалары моңсу күзләрен төбәгәч уйланырлар алар. Бала сау-сәламәт тусын өчен булачак әниләр сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тиеш дип күп сөйлиләр. Әмма, булачак әтинең дә начар гадәтләргә хирыс булуы балада чагылмасмы икән?!
Уйланырга вакыт инде. Исән-имин яшисегез, сау-сәламәт балалар үстерәсегез килә икән, туктагыз! Аракы да, тәмәке дә проблемаларны бетерми, ә күбәйтә генә. Ә менә шул акчага шоколад белән сок алсаң, бәхет гормоннары артуы бик мөмкин.
Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аракы һәм тәмәке проблеманы чишми