Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

апр

55 Кәкре Елга авылында яшәүче туганнарыбыз Дания һәм Илдус Афзаловларның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды. Кадерлеләребез, иң мөкатдәс хисләребезне йөрәк җылыбызга төреп, олуг бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез нәселебезнең алтын баганасы, тормышыбызның ныклы тоткасы. Киләчәктә таза-сау булып, бергә-бергә муллыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Авырлыкларга түзгән олы йөрәгегезнең...

55 Кәкре Елга авылында яшәүче туганнарыбыз Дания һәм Илдус Афзаловларның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды. Кадерлеләребез, иң мөкатдәс хисләребезне йөрәк җылыбызга төреп, олуг бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез нәселебезнең алтын баганасы, тормышыбызның ныклы тоткасы.
Киләчәктә таза-сау булып, бергә-бергә муллыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Авырлыкларга түзгән олы йөрәгегезнең дәрт-дәрманы кимемәсен.
Сезнең тормыш матур тарих
Барыбыз өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер - безнең горурлык.
Сезне яратып, хөрмәт итеп: Хаҗия-Хаҗибә, сеңлегез Әлфирә, киявегез Рәшит
65 Мачаклыбаш авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда гомер итүче кадерле кодагыебыз, әниебез, әбиебез Сөләйманова Мәдинә Дәүләт кызының 2 ноябрьдә гомер бәйрәме -туган көне. Аны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр кодагыебызга ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез!
Мәдинә кодагый, синең гомер юлың яхшы өлге итеп алырлык. Кода белән кыз һәм ул үстереп, укытып олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзерге көндә дә кыенлыкларны, шатлыкларны бергә үткәреп, үрнәк гаилә булып, балаларга, оныкларга ярдәм итеп, сөенеп яшисез.
Киләчәктә дә Бәшир кодабыз, әтиебез, бабабыз белән исәнлектә-саулыкта, муллыкта, тигезлектә, җан тынычлыгында, балаларның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәргә ходай насыйп итсә иде.
Озын гомер телибез, кодагый сиңа,
Исәнлек бирсен ходай.
Сау-сәламәт узыйк бергәләшеп,
Киләчәкнең алгы көннәрен.
Иң изге теләкләр белән: кода-кодагыең Рәфкать-Рәмзия, балалар: Фәрид-Раушания, Алия, Ләйлә
83 4 ноябрь көнне Гәрәйшина Лилия Мәгъсүм кызының 50 яшьлек юбилее.
Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер телибез.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшә син мәңгелек нур булып.
Иң изге теләкләр белән: җизнәң Риф, апаң Дания, кызың Даима, Сания, Алия һәм барлык туганнарың.
85 Безнең кадерле әти-әниебез Тәгъзимә һәм Хәниф Латыйповларны 55 ел бергә яшәүләре белән котлыйбыз!
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Озын гомер сезгә телибез!
Әти-әни - сез бит безнең тормыш көзгебез, яшәү өлгебез. Сезгә алга таба да шулай бергә пар канат булып, сау-сәламәт, муллыкта яшәвегезне телибез!
Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз.
86/1 Түбән Якый авылында яшәүче кадерле кешебез, тормыш иптәшем, яраткан әниебез, зур ихтирамга лаеклы әбиебез Мәрданшина Роза Мияссәр кызының 2 ноябрьдә бик тә күркәм бәйрәме - 75 яшь тулган көне.Әтиебез Рәшит Зәки улына да 5 ноябрь көнне 77 яшь тула, ә 3 ноябрь көнне аларның пар канатлы булып яшәүләренә 53 ел булды.
Әти! Әни! Бер-берегезгә куаныч-терәк булып, бер-берегезне саклап, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән, игелектә-муллыкта, бәхеттә-шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми, күңел көрлеген югалтмый, тормышыбызга ямь өстәп, безне куандырып, озын-озак яшәвегезне телибез. Гаилә учагыбыз бервакытта да сүрелмәсен, аның ялкыны балаларыгызны, оныкларыгызны, оныкчыкларыгызны, туганнарны үзенә чакырып торсын.
Яшәү маягы сез безнең өчен,
Кешелегегез белән үрнәк сез.
Мең-мең рәхмәт яхшы тәрбиягезгә,
Безнең өчен мәңге кирәк сез.
Озын гомер бирсен ходай сезгә,
Сызламасын аяк-кулларыгыз.
Сау-сәламәт узыйк бергәләшеп,
Сикәлтәле тормыш юлларын.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз һәм барлык туганнарыгыз
87 Безнең өчен кадерле туганыбыз Батыршин Фәрит Фәндәс улына 5 ноябрьдә 50 яшь тула.
Туганыбыз, сине шушы матур юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең бәрәкәтле һәм озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның олысын юллыйбыз. Тормышта син безнең олы ярдәмчебез: әти-әнигә миһербанлы, итәгатьле, кайгыртучан ул, туганнарга ярдәмчел, кешелекле туган, өеңдә ышанычлы, ныклы ир, кызларыңны яратучы, хөрмәт итүче яраткан әти син!
Рәхмәт сиңа, туганыбыз! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә насыйп итсен сиңа.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, апаң-җизнәң, сеңлең-киявең һәм балалар
95 Азнакайда яшәүче хөрмәтле кодабыз Сәлахов Рудис Гыйздетдин улының 6 ноябрьдә туган көне. Без аңа исәнлек-саулык, кодагыебыз Ленара белән тигезлектә яшәүләрен телибез. Аларның бергә тормыш корып яшәүләренә дә 45 ел тулды. Без аларны шушы бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Иртән сызылып аткан алсу таңнар
Чиксез сөенеч алып килсеннәр.
Картлык елларыгыз тигезлектә,
Бер кайгысыз матур үтсеннәр.
Кода-кодагыегыз һәм балалар
100 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы, ветераннар советы, авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән икътисадчы булып эшләгән,
ветераннар советы әгъзасы Сөләйманова Зөһрә Әзһәр кызын 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйлар. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын
гомер телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев