Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җаннар игелек, иман белән тулган

Инвалидлар айлыгы кысаларында шәһәр-район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кышкы әкият" бәйрәме уздырылды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, "Өмет" үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган кичәдә 150 бала катнашты. Чараны уздыру вакытында шәһәрнең күмәртәләп сату базасы шәхси эшкуарлары...

Инвалидлар айлыгы кысаларында шәһәр-район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кышкы әкият" бәйрәме уздырылды.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе, "Өмет" үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырылган кичәдә 150 бала катнашты. Чараны уздыру вакытында шәһәрнең күмәртәләп сату базасы шәхси эшкуарлары санап бетергесез ярдәм күрсәтте. Рамил Хәлиуллин уеннарда катнашкан балаларга таратыр өчен тәмле күчтәнәчләр бирде.
"Кышкы әкият"тә балалар белән бергә әкият геройлары да күңел ачты, төрле кызыклы уеннар уйнатты. Балаларның үзләренең һәм "Бәхет" ансамбленең чыгышларын һәркем таң калып күзәтте. Оештыручылар тарафыннан әти-әниләр өчен дә күмәк уеннар каралган иде. Чара барсының да күңеленә хуш килгән дискотека белән тәмамланды.
***
Районның инвалидлар җәмгыяте дә үз әгъзаларын "Яшьлек" кафесына яңа ел бәйрәменә дәште. Биредә кичә кунакларын район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, физик мөм-кинлекләре чикләнгән район-дашла-рыбызның көчле рухлы булу-ларына, актив тормыш белән яшәүләренә сокла-нуларын белдер-деләр һәм киләчәктә дә шулай язмыш сынау-ларына бирешмичә, оптимистларча яшәүләрен, изге теләкләрен җиткер-деләр. Кичәдә тәбрикләү-сөйләүләр төп кунаклар үзләре әзерләгән концерт белән үрелеп барды.
***
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә гаилә клубының чираттагы очрашуы узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре җырлап-биеп, кызыклы конкурсларда катнашып, күңел ачты, Яңа ел бүләкләре алды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычы буенча быел райондагы мөмкинлеге чикләнгән һәм опекунлыкка алынган һәр бала Яңа ел бүләге алачак.
Бу изге гамәлне тормышка ашыру Яңа ел алды көннәрендә үк башланды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитетының бүлек мөдире Светлана Биккенова һәм социаль яклау идарәсе консультанты Айгөл Шәвәлиева катнашындагы делегация 28 декабрь көнне Азнакай шәһәрендә яшәүче Низаметдиновлар гаиләсендә булды һәм йөрү хәрәкәте чикләнгән алты яшьлек Юлианага район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләрен, авыру кызга депутатлары Марсель Шәйдуллинның махсус бүләге - "Атлант" ортопед костюмын тапшырды.
Юлиана кунакларга үзе ясаган рәсемнәрне бүләк итте, җырлады, Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләде.
Шул ук көнне җитәкчеләр һәм белгечләр үзләренең ике кызлары өстенә вафат булган туганнарының кечкенә ике баласын опекунлыкка алып үстерүче Рәшидә һәм Рафаэль Харисовлар гаиләсендә дә булдылар һәм Эльмар белән Ләйсәнне Яңа ел белән котладылар. Тәрбиягә алганда аларның берсенә 6 ай, икенчесенә 4 яшь булган. Бүген Эльмар 8 нче мәктәпнең 7 нче, Ләйсән 11 нче сыйныфында укый. Бер үк вакытта музыкаль белем алган кыз яхшы укый, бик матур җырлый да икән. Хыялы - югары техник белем алу.
Ике фатир хуҗасы да балаларына күрсәтелгән мондый изге гамәлләре һәм игътибарлары өчен район башлыгына һәм кунакларга эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќаннар игелек, иман белђн тулган