Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алтын каләм-2016” Фестиваль канатлар куйды

Бу җәйдә дә миңа "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Журналистика белән кызыксынуым тагын да артып кайттым. Әлеге фестиваль 21 нче тапкыр үткәрелә. Аның читтән торып этабында 306 кеше катнашкан, 111е финалга чыккан. Һәрберсе журналистикага, сүз сәнгатенә гашыйк. "Алтын каләм"дә берничә берләшмә эшләде: матбугат, фото, радио, телевидение, PR-проектлар, дизайн...

Бу җәйдә дә миңа "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Журналистика белән кызыксынуым тагын да артып кайттым.

Әлеге фестиваль 21 нче тапкыр үткәрелә. Аның читтән торып этабында 306 кеше катнашкан, 111е финалга чыккан. Һәрберсе журналистикага, сүз сәнгатенә гашыйк.

"Алтын каләм"дә берничә берләшмә эшләде: матбугат, фото, радио, телевидение, PR-проектлар, дизайн һәм верстка. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Яшь журналистлар баш-аяк мәгълумат җыюга чумды, монитор экраны артында армый-талмый эшләде, газеталар чыгарды, радио һәм телетапшырулар әзерләде.

Танылган журналистларның, дәүләт эшлеклеләренең, сәнгать осталарының чыгышларын кызыксынып тыңладык. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, татар телеканалларының танылган хезмәткәрләре Лия Заһидуллина, Миләүшә Айтуганова, Казан федераль университетының рус һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдирләре Светлана Шәйхетдинова һәм Вәсил Гарифуллин, "Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Кәлимуллина белән очрашу гомерлеккә истә калды.

"Алтын каләм"дә көннәр күз ачып йомганчы үтеп китте. Минем өчен ул бик нәтиҗәле булды: фестивальдә "Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел" дигән темага иң яхшы эш" дипломы белән бүләкләндем.

Зөлфия ХӘМИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын каләм2016” Фестиваль канатлар куйды