Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Әле кичә генә көлке тоелган әйбер бүген модага әверелә дә куя

Кызык бу дөнья! Әле кичә генә көлке тоелган әйбер бүген модага әверелә дә куя.

Безнең авылда зур авызлы кешене “бәлеш авыз” дип йөртәләр иде. Хәзер кайсы гына кызга карама, иреннәре бүтәкә кебек бүлтәйгән.
Әле күптән түгел бер мәҗлестә таныш кызга карап телсез калдым. Сөйкемле, чибәр генә бала иде. Йөзен күргәч, әллә чиргә уралганмы дип, башта куркып киттем. Иренен әйтеп тә тормыйм, бит алмаларына кадәр кабарткан.

Сөйләшкәндә авызы чалыш-чолыш килә, сүзләре дә әллә ничек, аңлаешсызрак чыга. Баксаң, моңа табигать биргән матурлыгы гына аз тоелган. Ярый, яшь чагында кылан да ди, картайгач ул иреннәр, битләр нинди хәлдә кала икән?

Ә кашлар? Башта аларны йолкый-йолкый нечкәртеп бетерделәр. Кем уйлаган аны чабата каш модага керер дип! Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума диләрме әле?
Шуның кебек, теге йолкынып беткән кашларны бөтенләй кырып бетереп, кызлар гына түгел, инде оныклары артларыннан куып килүче ханымнар да, яшьләрне уздырып, ясалма каш ясата башлады.
Бүген күкрәк зурайту белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың, шуңа күрә “модный” туташ-ханымнар арт шәрифләрен “кабартуга” күчте.

Интернет киңлекләрендә моның белән мактану китте.
Шулай инде, ир затларына матур күренү өчен хатынкыз нинди генә корбаннарга бармый!

Әлеге уңайдан бер мәзәк искә төште:
Бер егет кызын үбәргә үрелгән икән.
– Ой, ярамый, иренемдә фәлән мең сумлык иннек! – ди икән кыз.
Бу егет кызның чәченнән сыйпамакчы булган.
– Чү, чәчемдә фәлән мең сумлык прическа, – ди икән кыз.
Егет борылган да китеп барган.

Үзеннән-үзе сорау туа: ирләргә кирәкме икән соң мондый ясалмалык?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев