Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар кадер-хөрмәткә лаек иде

Мин үземнең хөрмәт иткән әтием, ягъни тормыш иптәшем Руфисның әтисе Хәбибулла Нәгыймуллин турында язам. Ул 1913 елның декабрендә Әгерҗе авылында Мөшәрәфә әби һәм Нәгыймулла бабайның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Гандәлиф исемле кызлары туа. Мөшәрәфә әби ап-ак битле, бик матур кеше була. Шуңа күрә аны "Ак әби" дип...

Мин үземнең хөрмәт иткән әтием, ягъни тормыш иптәшем Руфисның әтисе Хәбибулла Нәгыймуллин турында язам. Ул 1913 елның декабрендә Әгерҗе авылында Мөшәрәфә әби һәм Нәгыймулла бабайның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Гандәлиф исемле кызлары туа. Мөшәрәфә әби ап-ак битле, бик матур кеше була. Шуңа күрә аны "Ак әби" дип йөрткәннәр. 1937 елда фин сугышы башлангач, әтине сугышка алалар. Анда бик каты яраланып, йөри алмас хәлгә җитеп госпитальгә эләгә. Аны берничә кеше носилкада күтәреп Әгерҗе авылына өйгә кайтаралар. Киендерерлек хәлдә булмагач, өстенә фин пәлтәсен генә ябып кайтаралар. Ул пәлтә өйдән күченгән вакытта да югалмыйча, хәзергесе көнгә кадәр сакланды. Шул озата кайткан кешеләр әтинең документларын, бүләкләрен дә алып киткәннәр. Әти кайткан көенә бик озак урын өстендә ята. Аннан акрынлап хәлләнеп, эшкә чыга башлый. Нәгыймулла бабай иртә үлеп китә. Бик авыр тормышта яшиләр. 1947 елда Кәкре Елга авылыннан Әгерҗегә бер төркем тракторчылар ярдәмгә килә. Алар арасында тракторчы кыз - Өммегөлсем дә була. Алар әти белән танышып, өйләнешәләр. 1949 елда беренче балалары Фәндисә, аннан Руфис, Әгъдәс һәм Фәндәс туа. Мөшәрәфә әби, әти-әни, дүрт бала бер гаилә булып яшәгәннәр. Әби балаларны бик яраткан. Ашарга пешерү, сабыйларны карау аның өстендә булган. Әти белән әни көнне төнгә ялгап эшләгәннәр дә эшләгәннәр. 1962 елда әби дә бакыйлыкка күчә. Әти бик тырыш, тыныч, балаларга да йомшак холыклы кеше булган. Уйлыйм да исем китә, ил алдында изге бурычын үтәп, авыр сугышларда катнашып, яраланып, көч-хәл белән генә исән калган кешенең "сугышта булган" яки "тыл ветераны" исеме дә юк. Җиңү көне бәйрәмнәрендә клуб каршында митинглар уздырганда, сугыш ветераннарын бүләкләгәндә йөрәге янгандыр, сыкрангандыр аның да. Бик кыюсыз булган бит ул безнең әти. Ни кызганыч, әти сугышта катнашкан иптәшләре сыман хөкүмәт тарафыннан бер кадер-хөрмәт тә күрмичә, 1975 елда бакыйлыкка күчте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әгерҗе авылы клубы янында бик матур һәйкәл дә куелды. Анда сугышта катнашучы авылдашларның исемнәре язылган. Шулар арасында Хәбибулла Нәгыймуллинның да исеме булырга тиеш, әтиемнең исемен мәңгеләштерим дип район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәновка да мөрәҗәгать иттем һәм алар бу игелекле эшне башкарып чыктылар. Рәхмәтебезнең иге-чиге юк. Олы кызлары Фәндисә апа бүгенге көндә Караганда шәһәрендә яши. Уллары Руфис 1983 елда вафат булды. Уртанчы улы Әгъдәс гаиләсе белән Сургут шәһәрендә. Кече уллары Фәндәс тә абыйсы янына китә. Шунда эшләп, армия сафларында хезмәт итә, өйләнә. Улына, вафат булган абыйсы хөрмәтенә Руфис дип исем куша. Соңгы елларда 15 көнлеккә күчеп, кайтып йөреп эшли башлаган иде. Үз көче белән авылда зур гына йорт бетерде. Инде лаеклы ялга чыктым дип куанып кайткан иде. Әмма, язмышыбызга ниләр язылганын беребез дә белмибез шул. Бер көнне ауга чыккан җиреннән йөрәге кинәт туктап калды. Аның үлеме белән бүгенгесе көнгәчә килешә дә, ышана да алмыйбыз. Юмарт, игелекле, беркатлы, шаян сүзләре белән барчасын да авызына каратып тора торган кеше иде бит ул Фәндәс. Аның кебек кешене "Алла бәндәсе" диләр. Урыны җәннәттә булсын! Бүтәнчә берни дә эшләп булмый. Әни - Өммегөлсем Кашап кызы: "Озак еллар «ЧТЗ», «ХТЗ» тракторларында иратлардан да калышмыйча эшләдем", - дип сөйли иде. Аның куллары да шул тракторда эшләгәндә сынып, дөрес ялганмый ча гарипләнеп калган. Ул бервакытта да кеше сөйләмәде, яхшы киңәшләрен биреп яшәде. Юклык, ачлык, ялангачлык эзсез калмый шул. Аяклары сызлап, операция ясатып, авырып бакыйлыкка күчте.
Альбина НӘГЫЙМУЛЛИНА, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар кадерхөрмәткә лаек иде