Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар бүген дә сафта

Сугыш афәтенең күләгәсе елдан-ел ерагая, һәм шул ук вакытта сугыш каһарманнарының да саны көннән-көн сирәгәя. Бүгенгесе көнне районыбызда исән калган, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган 106 ветеран яши. Язмам Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы көннәрендә, олы тормыш юлы үткән, зур хөрмәткә лаек булган, үзенең 97нче язын каршылаучы әтием Салих Садыйков...

Сугыш афәтенең күләгәсе елдан-ел ерагая, һәм шул ук вакытта сугыш каһарманнарының да саны көннән-көн сирәгәя. Бүгенгесе көнне районыбызда исән калган, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган 106 ветеран яши. Язмам Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы көннәрендә, олы тормыш юлы үткән, зур хөрмәткә лаек булган, үзенең 97нче язын каршылаучы әтием Салих Садыйков (сулда) һәм аның кодасы, 90нчы язын каршылаучы Шамил Усманов (уңда) турында.
Салих Садыйков 1918 елның 16 маенда Кәтем авылында ишле гаиләдә туа. Аңа кечкенәдән уфалла арбасына җигелеп, тормыш авырлыкларын тартырга туры килә. 1938 елда Армия сафларына алынып, Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, тырыш егетне «Мәллә» колхозына бригадир итеп куялар, ә инде сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Башта Бөгелмә шәһәрендә өйрәнү курслары уза, аннан 3нче Украина фронтында пулеметчы, отделение командиры булып хезмәт итә. Бессарабияне, Молдавияне, Болгарияне азат итүдә катнаша. Чолганышта калып, Украина чигендә әсирлеккә дә эләгеп ала. Аларны җәяүләп алып барып, төнгелеккә ниндидер зур сарайга ябалар. Төнлә бер башкорт егете белән качып китеп, үзебезнекеләргә килеп кушылалар. Аягы яраланып, әтиебез госпитальгә дә эләгә. Яңадан фронтка китеп, 564нче номерлы полкта хезмәт итә, отделение командиры була. Сугышны София шәһәрендә тәмамлый, ләкин Төркия чикләре тыныч булмау сәбәпле, 1946 елның 4 маена кадәр хезмәт итәргә туры килә. Аягында тимер кыйпылчыгы белән, үпкә чире эләктереп, туган авылына кайта. Әтинең күкрәген күп кенә орден һәм медальләр бизи.
Сугыштан соңгы чорлар тагы да авыррак була. Салам түбәле кечкенә генә йорт, кул хезмәте белән башкарыла торган эшләр, хезмәт хакы да юк. 1946 елны әниебез Гаилә белән тормыш корып, 3 малай һәм 3 кыз үстерәләр, хәзер инде үзебез пенсиядә, олы яшьтәге әтиебез белән горурланып яшибез. Әтиебез 30 елдан артык колхозда ферма мөдире булып эшләде, авылдашларына бура бурашты, мич тә чыгарды, үзенә дә йорт бетерде, барлык коралларны да ул үзе ясады. Тырыш хезмәте өчен күп кенә медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әтиебез 13 оныкка һәм 16 оныкчыкка яраткан бабай.
Шамил Усманов - әтинең дусты, әле алар кодалар да. Ул 1925 елның 12 маенда Яхшыбай авылында 9 балалы гаиләдә туа. 17 яшендә үзе теләп сугышка китә. Башта Ленинград блокадасында була, Псковны азат иткәндә яраланып, госпитальгә эләгә. Соңыннан Эстония, Литва, Латвия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның 9 августында каты яралана. 1947 елның 2 июнендә туган авылына кайта. 2нче төркем сугыш инвалиды булса да, «Нур» колхозында төрле эшләрдә йөри, иген игә. 1950 елда нефть чыгару өлкәсенә китеп, 30 ел бораулау конторасында эшли.
Тәзкия апа белән 67 ел бергә яшәп, 2 малай һәм 2 кыз үстерделәр. Сугыш ветераны бүгенгесе көнне үз нигезендә, балалары ярдәм-кайгыртуында тормыш итә, 8 оныгына һәм 6 оныкчыгына куанып яши. Шамил абыйның да күкрәген күп кенә орден һәм медальләр бизи. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын сау-сәламәт булып каршылый. Бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларда актив катнаша, мәктәпләрдә укучылар белән еш очраша.
Азнакай шәһәрендә бер-берсеннән ерак булмаган урамнарда яшәгән ике ялгыз ветеран, еш очрашып, бер-берсенең хәлен белешеп торалар, сугыш хатирәләрен яңарталар, сөйләшер сүзләре күп. Тик менә җәмәгатьләре генә юк инде... Икесе дә балаларына үрнәк әти булып, "Маяк"тан район яңалыкларын укып, бүгенге тормышка, балалар, оныкларга куанып яшиләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә безнең өчен бик кадерле булган бу ике ветеранны да туган көннәре белән котларбыз. Исән-имин генә булсыннар да, түребездә генә утырсыннар...
Фаварис Садыйков, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар бүген дә сафта