Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар Берлинга юл күрсәткән

Ватан сугышының бик кызган көннәре. Урманай авыл җирлегеннән фронтка япь-яшь кызларны да алалар. Әсма Фәтхуллина, Мәрьям Шәехова, Гөлмәрьям Вилданова хәрби комиссариат чакыруына бик теләп риза булалар. Аларга Җиңү бистәсеннән Сәкинә Мәхмүтова, Мөнәвәрә Миңнуллина да кушыла. Ике көн комиссия үтеп, 1943 елның февралендә юлга кузгалалар. Бөгелмәдән киткән поезд Волхов тирәсенә килеп...

Ватан сугышының бик кызган көннәре. Урманай авыл җирлегеннән фронтка япь-яшь кызларны да алалар. Әсма Фәтхуллина, Мәрьям Шәехова, Гөлмәрьям Вилданова хәрби комиссариат чакыруына бик теләп риза булалар. Аларга Җиңү бистәсеннән Сәкинә Мәхмүтова, Мөнәвәрә Миңнуллина да кушыла. Ике көн комиссия үтеп, 1943 елның февралендә юлга кузгалалар.
Бөгелмәдән киткән поезд Волхов тирәсенә килеп җитә. Немецларның чигенә башлаган чагы. Урман эчендә алардан калган землянка, блиндажларга урнашалар. Башта урман кисәләр. Кичләрен юлны көйләүче (регулировщик) кагыйдәләрен, хәрби уставны өйрәнәләр. Курслар тәмамлангач, кызыл, сары флажоклар тотып постка басалар. Җилкәдә - корулы, атарга җайлап куелган автомат.
-Төрле чаклар булды, таләпләр катгый иде, - дип сөйли иде Әсма апа ул елларны искә алып. - Күп михнәтләр күреп, Польша, Чехословакия җирләрен үтеп, Берлингача барып җиттек. Ходай саклады, өчебез дә исән кайттык. Сәкинә белән бер частьта хезмәт иттек, Мөнәвәрәне поезддан төшү белән бездән аердылар.
Әсма апа икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденына, "Праганы азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен", «Жуков» медальләренә лаек була. Туган авылы Урманайга кайтып, бөтен гомерен шунда үткәрә. Тыныч тормыштагы хезмәте белән дә авылдашларына үрнәк булып тора, аны барсы да ярталар, хөрмәтлиләр.
Җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яулана. Мәрьям Шәехова да ил азатлыгы өчен көрәштә алган яралардан хәрби госпитальдә 1944 елның 12 гыйнварында вафат була. Аны Витебск өлкәсе, Городок районының Островляне авылында җирлиләр.
Илгиз Шакирҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар Берлинга юл күрсәткән