Актүбә бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортында туй гөрләде
Актүбә бистәсендә урнашкан Азнакай йорт-интернатында яшәүче Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова үзләренең никахларын законлаштырдылар.
Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова – икесе дә күз күреме буенча инвалид. Әмма мәхәббәткә чикләр юк, диләр. 5 декабрь көнне алар гөрләтеп туй итте.
Аларның икесе дә бер-берсен табып, гаилә коруларына чиксез шат.
– Анжела беренче очрашудан күңелемә якын булды. Минем тәкъдимне кире какмады, – ди кияү.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова яңа парны район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Кәләш белән кияүгә интернат-йорт директоры Венера Баландина да котлау сүзләрен ирештерде.
– Алдагы тормыш юлыгызны шулай матур пар булып үтәргә язсын, авырлыклар сезне урап узсын, һәр туар көнгә бүгенге кебек сөенеп яшәгез, – диде җитәкче.
Алар өчен йорт-интернат коллективы зур туй тантанасы оештырды. Кичәне Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова үзенең дәртле җырлары белән бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев