Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәнең “Ислах” мәчетендә өмә үтте

Актүбә бистәсендә узган бәйрәм-чараларның берсе генә дә территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашыннан башка узмый дисәң дә дөрес.

Бу атнада Бирлиант Садыйкова (2 нче ТОС рәисе), Әлфия Хәирова (3 нче ТОС) һәм Хәниф Абдуллин (4 нче ТОС) бистә мәчете территориясендә оештырылган җыештыру өмәсендә катнаштылар.

– Күмәк көч белән мәчет территориясен ялт иттереп куйдык. Агач-куакларның корыган ботакларын кистек, чәчәкләр утырттык. Чүпләрне полигонга чыгару өчен “Актүбә” предприятиесе машина да бирде. Изге Рамазан аенда саваплы эш башкардык, өмәдә катнашучыларга рәхмәт, – ди 3 нче ТОС рәисе Әлфия Хәирова.

Икенче атнада бистә халкы мәчет эчен җыештыру турында килешеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев