Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә үзешчән сәнгать смотрының гала-концерты узды

Актүбә эшчеләр бистәсе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасындагы үзешчән сәнгать смотрының гала-концерты булды. Ул "Чиста галәм - сәламәт кеше" шигаре астында узды, ТРда экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына һәм җәен Казанда үтәсе Бөтендөнья яшьләр Универсиадасына багышланды. Программаны Зөһрә һәм Илсур Мәдьяровлар үтемле алым - тамашачы белән аралашу юлы...

Актүбә эшчеләр бистәсе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасындагы үзешчән сәнгать смотрының гала-концерты булды.
Ул "Чиста галәм - сәламәт кеше" шигаре астында узды, ТРда экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына һәм җәен Казанда үтәсе Бөтендөнья яшьләр Универсиадасына багышланды. Программаны Зөһрә һәм Илсур Мәдьяровлар үтемле алым - тамашачы белән аралашу юлы белән алып бардылар.
"Нәфис сүз" төре буенча Актүбәнең 2 нче урта мәктәбеннән Гөлназ Шагалиева I, "Каенкай" балалар бакчасыннан Римма Габдуллина II, "Азнакайнефть" идарәсенең 1нче ЦДНГ вәкиле Зөһрә Мәдьярова III дәрәҗә лауреат дип танылды.
"Эстрада миниатюрасы"нда Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты һәвәскәрләре җиңүче булды.
"Хореография" номинациясендә беренче урынга мәдәният йортының "Элегия" коллективы, өченче урынга 1нче урта мәктәптән Лиана Бикбова чыкты.
Хатын-кызлар арасында ялгыз җырлауда 2нче мәктәптән Гөлгенә Мусина I, шуннан ук Ләйлә Фомкина II, 3нче мәктәптән Сания Хәйдәрова һәм балалар иҗаты үзәгеннән Аделина Абдерәхимова III дәрәҗә лауреатлары булды. Ир-егетләр арасында әлеге номинациядә "Актүбә СМУы" ҖЧҖдән Марат Гыйльфанов һәм "Актүбә" МУПыннан Фирүз Назыйров беренче, 1нче ЦДНГдан Илсур Мәдьяров икенче урынны яулады.
"Вокаль ансамбльләр" төркемендә 6 коллектив - "Сударушка", "Эксклюзив", "Каенкай", "Водоканалсервис", "Соловушка", "Наз" җиңеп чыкты һәм I-III дәрәҗәдәге лауреатлар исемен алды.
Җиңүчеләргә Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева дипломнар тапшырды һәм үзешчәннәргә алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Алина БАЙБУЛАТОВА, Актүбә муниципаль берәмлегенең матбугат төркеме җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә эшчеләр бистәседә үзешчән сәнгать смотрының галаконцерты узды