Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә яңа йорт хуҗаларын кабул итте

Яңа елны куанычлы вакыйгалар белән каршы алабыз. Шуларның янә берсе - Актүбә бистәсендә яңа йорт хуҗаларына ишекләрен ачты. Дүшәмбе көнне узган бу тантанада район һәм бистә җитәкчеләре, төзелешне алып баручылар, бистә халкы катнашты. Тузган торактан күчү программасы нигезендә төзелгән бу 3 катлы йорт 24 фатирлы. Сүз дә юк, авария хәлендәге...

Яңа елны куанычлы вакыйгалар белән каршы алабыз. Шуларның янә берсе - Актүбә бистәсендә яңа йорт хуҗаларына ишекләрен ачты. Дүшәмбе көнне узган бу тантанада район һәм бистә җитәкчеләре, төзелешне алып баручылар, бистә халкы катнашты.
Тузган торактан күчү программасы нигезендә төзелгән бу 3 катлы йорт 24 фатирлы. Сүз дә юк, авария хәлендәге йорттан заманча яңасына күченү актүбәлеләр өчен куанычлы вакыйга.
-Бу программада катнашучыларның сөенечен ихластан уртаклашабыз, аларның сихәтлек белән, бәхетле яшәүләрен телибез, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. -Яңа ел сезнең барчагызга бары тик куанычлар, бәрәкәт, гаиләләрегезгә иминлекләр генә китерсен!
Бистә башлыгы Роза Галеева актүбәлеләр турында кайгырту күрсәткән район җитәкчеләренә, йортны сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Йортта яшәячәк иң өлкән һәм иң кечкенә актүбәлегә, шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Айгиз Зәйнетдиновның әнисе Әлфия ханымга, фатир ачкычлары белән бергә истәлек бүләкләре дә тапшырылды.
Садыйковлар фатирында кунаклар чәйләп тә алды. Җылы, якты, иркен бүлмәләр, уңайлыклар, ике контурлы җылыту казаннары урнаштырылу - боларның барсыннан да хуҗаларның канәгать калуы сизелә иде.
Яңа елның зур бүләген-яңа фатир алган бистәдәшләренең сөенечен уртаклашырга Кыш бабай белән Кар кызы (бистәнең мәдәният йорты хезмәткәрләре) да килгән иде.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә яңа йорт хуҗаларын кабул итте