Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә тагын бер яшел почмак пәйда булды

Бистәбез елдан-ел матурлана. Урамнарыбыз, халык өчен ял урыннары төзекләнә, күпме балалар һәм спорт мәйданчыклары калыкты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге парк, яңа аллеялар, скверларыбыз белән дә горурланабыз. Яңа ел алдыннан тагын бер куанычлы вакыйга - тугызынчы һәм унынчы кварталлар территориясендә яңа сквер ачылды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне...

Бистәбез елдан-ел матурлана. Урамнарыбыз, халык өчен ял урыннары төзекләнә, күпме балалар һәм спорт мәйданчыклары калыкты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге парк, яңа аллеялар, скверларыбыз белән дә горурланабыз.

Яңа ел алдыннан тагын бер куанычлы вакыйга - тугызынчы һәм унынчы кварталлар территориясендә яңа сквер ачылды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.

- Актүбә үсешенә тагын бер адым ясалды. Бу яшеллек почмагы гаилә белән рәхәтләнеп ял итү урынына әверелер дип ышанам, - диде бистә башлыгы Роза Галиева.

Ул әлеге микрорайонны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән «Актүбә» предприятиесе җитәкчесе И.Газизовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Ә Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат коллективлары кызыклы программалары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Бу сквер, башка объектлар кебек үк, сакчыл караш таләп итә. Бары уртак көч белән генә без аларны озак еллар бүгенге матур хәләттә саклый алачакбыз.

Нина ХВАЛЕЕВА

Сүз уңаеннан

2014 ел нәтиҗәләре буенча «Иң төзек торак пункты» республика конкурсында һәм «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенроссия конкурсында Актүбә бистәсе икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә тагын бер яшел почмак пәйда булды