Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә спорт-тренажер мәйданчыгы ачылды

Актүбә бистәсе елдан-ел үсә, төзекләнә бара. Яшеллеккә күмелеп утыручы бистәбез узган ел бик матур парк һәм скверлы булган иде. Шушы көннәрдә "Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионы зонасында тантаналы төстә спорт-тренажер мәйданчыгы ачылды. - Бистәбездәге икенче спорт мәйданчыгы, көчле, сәламәт, кыю булып үссеннәр өчен яшь буынга Татарстан Президенты Рөстәм...

Актүбә бистәсе елдан-ел үсә, төзекләнә бара. Яшеллеккә күмелеп утыручы бистәбез узган ел бик матур парк һәм скверлы булган иде. Шушы көннәрдә "Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионы зонасында тантаналы төстә спорт-тренажер мәйданчыгы ачылды.

- Бистәбездәге икенче спорт мәйданчыгы, көчле, сәламәт, кыю булып үссеннәр өчен яшь буынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге бу, - диде Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева актүбәлеләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләп.

Мондый тренажерларда, чыннан да, көч-егәр тупларга була!

Бу көнне ачык бассейнда "Нептун" бәйрәме дә узды. Кунакларны Су кызлары, балыкчылар, Диңгез йолдызы, Диңгез карачкысы һәм шайтанчыклар каршылады. Мәдәният йорты, "Көмеш су" бассейны, "Развитие" балалар иҗат үзәге коллективлары тарафыннан әзерләнгән театраль тамаша, йөзүчеләр чыгышы һәм суда уеннар онытылмас тәэсирләр калдырды.

Парк эчендә урнашкан бассейн актүбәлеләрнең яраткан ял урыны. Эсседә бирегә халык күп йөри. Бәйрәм исә гадәти тормышка бер ямь өстәп, рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлек тудырды.

Альмира Галимханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә спорттренажер мәйданчыгы ачылды