Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә Сабантуй бәйгеләргә, бүләкләргә, кунакларга бай булды

Бистәнең күпмилләтле халкы аны яшәтү, яшәртү, тагын да үстерүдә бердәм булып, узара дуслык, туганлыкта гомер итеп ята. Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй да биредә инде күптәннән башка милләт вәкилләренең дә яраткан, көтеп алган, уртак бәйрәменә әверелеп, бистәнең олысы-кечесе һәр елны мәйданны хозур кыла, бәйгеләрдә көч-җитезлеген сыный. Быел халык аеруча...

Бистәнең күпмилләтле халкы аны яшәтү, яшәртү, тагын да үстерүдә бердәм булып, узара дуслык, туганлыкта гомер итеп ята. Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй да биредә инде күптәннән башка милләт вәкилләренең дә яраткан, көтеп алган, уртак бәйрәменә әверелеп, бистәнең олысы-кечесе һәр елны мәйданны хозур кыла, бәйгеләрдә көч-җитезлеген сыный. Быел халык аеруча күп сыман күренде, алма төшәр урын юк.

-Хуш киләсез, әйдәгез, Актүбә Сабантуен күрмәү гөнаһ булыр, - дип шат елмаеп, шаяртып каршылады мәйданда бистә башлыгы Роза Галеева. - Ни дисәң дә быелгысы ел истәлекле вакыйгаларга бай: Җиңүнең 70 еллыгы, әдәбият елы, сайлаулар елы... Мәйданда боларның барсы да чагылыш алачак. Мәртәбәле кунаклар да көтелә...

Әйе шул, бәйрәмгә башка еллардан шактый үзгә яңа төсмерләр өстәлгән. Күңелләрне нечкәрткән, дулкынландырган Бөек Ватан сугышында Җиңү белән бәйле күренешләрне әйтәсеңме, тамашаларда чагылган әдәби персонажлар, әдипләр үзләре... Ат спорты мәктәбе белән дан тоткан бистә Сабантуенда чабышкылар да төрле яклап сынала. Конкурда ярышучы юртаклар санын быел 5 парга җиткергәннәр.

Бәйрәмнең бизәге - борын-борыннан килгән күңелле бәйгеләр. Алар зурлар һәм балаларга аерым оештырылган. Капчык сугышы, баганага менү, йөгерү, таяк, аркан тартышу, кул көрәше... һәм инде әлбәттә, татарча көрәш - боларның барсында да халык рәхәтләнеп көч сынашты.

Бәйрәмдә районыбызга Белоруссиянең тугандаш Ивье шәһәреннән, Крымнан килгән кунакларның да катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Кичен район башлыгы һәм урынбасаралары белән берлектә мәртәбәле кунаклар катнашында бәйрәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге ял паркында дәвам итте. Биредә халык Әлмәттән килгән һәм җирлегебез үзешчәннәренең зур бәйрәм концертын тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә Сабантуй бәйгеләргә, бүләкләргә, кунакларга бай булды